Достоевский иҗатына багышланган мәгълүмат чарасы (12+)
3
Март 2021
Чәршәмбе
Үзәк китапханәдә югары сыйныф укучылары өчен «Достоевский – Россия хәзинәсе» дигән мәгълүмат көне узачак. Чара язучының тууына 200 ел булуга багышланды. Мәгълүмат көне кысаларында түбәндәге чаралар үткәреләчәк: «Бөек фикер иясе, даһи язучы» видеолекториесе, «Достоевский Петербургы Чаллы рәссамы В.Р. Семыкин иҗатында» дигән электрон күргәзмәгә күзәтү, «Ф.М. Достоевский: таныш һәм таныш түгел» интеллектуаль викторинасы. Кунаклар игътибарына «Бөек исемнәр рәтендә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.Чара барышында анда катнашучылар язучыны үзләре өчен яңа яктан беләчәк, Достоевский шәхесенә карата дөньякүләм кызыксыну һәм аның китапларының бүгенге көндә дә актуаль калу серләрен ачачак.
|